Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район данын яклаячак

Чирмешән лицееның математика һәм информатика укытучысы Марина Ермолаева "Ел укытучысы - 2011" район конкурсының җиңүчесе булды. Районда әлеге бәйге инде уникенче тапкыр үткәрелә. Быел республика конкурсының район этабында тугыз педагог (1нче һәм 2нче Чирмешән, Ивашкино, Иске Элмәле, Әккәрәй урта мәктәпләреннән һәм Чирмешән лицееннан) катнашты. Район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов...

Чирмешән лицееның математика һәм информатика укытучысы Марина Ермолаева "Ел укытучысы - 2011" район конкурсының җиңүчесе булды.


Районда әлеге бәйге инде уникенче тапкыр үткәрелә. Быел республика конкурсының район этабында тугыз педагог (1нче һәм 2нче Чирмешән, Ивашкино, Иске Элмәле, Әккәрәй урта мәктәпләреннән һәм Чирмешән лицееннан) катнашты.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов билгеләп үткәнчә, бәйгедә ел саен диярлек бер үк мәктәпләр вәкилләре көч сынаша. Билгеле, анда катнашу тырышлык, җитди әзерлек сорый. Шул ук вакытта мондый чаралар укытучыларга үзләрен сынап карарга, тәҗрибә тупларга, һөнәри осталыкларын үстерергә мөмкинлек бирә.

1нче Чирмешән урта мәктәбе базасында узган "Ел укытучысы" район конкурсының финал өлешендә катнашкан дүрт укытучы үзләренең эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Алар мастер - класс күрсәткәннәр, ә моңа кадәр мәктәпләрдә ачык дәрес биргәннәр.

Икенче һәм өченче урыннарга лаек булган 1нче Чирмешән урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Людмила Суркова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Сәхәбиева, дүртенче урын алган шул ук 1нче Чирмешән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Шәрифуллина да мактауга лаеклар.

Бәйге җиңүчесе Марина Ермолаева озакламый республика конкурсында район данын яклаячак.

Марина Викторовна Ермолаева 1969нчы елны туган. Чирмешән урта мәктәбендә белем алган. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының физика - математика факультетын тәмамлаган. Аның педагогик стажы - 25 ел.

Гөлсирә
Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев