Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Олы кеше – солы төше

Фәрхеруй Заһитова 1917 елгы Бөек Социалистик революциясе яшьтәше. 8 декабрь көнне райондашыбызга 95 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Раушания Әхмәдуллина өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче юбиляр әбекәйне беренчеләрдән булып котладылар, аңа күп итеп күчтәнәчләр, бүләкләр алып килделәр һәм Россия Федерациясе Президенты В.Путинның да...

Фәрхеруй Заһитова 1917 елгы Бөек Социалистик революциясе яшьтәше. 8 декабрь көнне райондашыбызга 95 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Раушания Әхмәдуллина өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче юбиляр әбекәйне беренчеләрдән булып котладылар, аңа күп итеп күчтәнәчләр, бүләкләр алып килделәр һәм Россия Федерациясе Президенты В.Путинның да котлау открыткасын тапшырдылар.

Фәрхеруй әби Югары Чегодай авылында туа. Гомере буе колхозда көнне төнгә ялгап бил бөккән: урагын да урган, җир дә сөргән, урман әзерләүдә дә эшләгән, читтә торф чыгаруда да катнашкан, шахтада да хезмәт куйган.

Кызганычка каршы, әбинең балалары да, якын туганнары да юк. 89 яшенә кадәр ул ялгызы үз өендә яшәгән. 2006нчы елдан бирле йорт-интернатта гомер кичерә. Аның күзләре дә күрми, колаклары начар ишетә, аяклары йөрми. Фәрхеруй әби урын өстендә ята. Туган көне уңаеннан гына, аны коляскага утыртканнар. Олыларга хас сабырлык белән, ул котлауларны тыңлады. Утырып торырга авыр булса да, зарланмады, рәхмәтләрен генә әйтте.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилярлар

2
X