Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әниләр күз алдына килә

"Сез, мөгаен, тугансыздыр Безнең бәхеткә генә"... Роберт Миңнуллин. Традициягә кергән матур гадәт буенча быел да хатын - кызлар бәйрәме уңаеннан, 8 Март көнне, районыбызның төрле оешмаларында, хуҗалыкларында эшләүче йөзгә якын хатын - кызны яшьләрнең ял итү үзәгенә, мәҗлескә чакырдылар. Район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин гүзәл затларыбызны ихлас котлады, исәнлек, гаилә бәхете,...

"Сез, мөгаен,
тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә"...
Роберт Миңнуллин.


Традициягә кергән матур гадәт буенча быел да хатын - кызлар бәйрәме уңаеннан, 8 Март көнне, районыбызның төрле оешмаларында, хуҗалыкларында эшләүче йөзгә якын хатын - кызны яшьләрнең ял итү үзәгенә, мәҗлескә чакырдылар.

Район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин гүзәл затларыбызны ихлас котлады, исәнлек, гаилә бәхете, уңышлар теләде.

-Хәзерге заманда хатын - кыз җәмгыятьтә зур роль уйный. Бүген гүзәл затларыбыз төрле тармакларда хезмәт куялар, - диде кунакларны котлап Нурхамәт Нурулла улы. - Ләкин, 8 Март диюгә, иң әүвәл, әниләр күз алдына килә. Алар дөньяның дәвамчысы, тормышның тоткасы. "Хатын - кызның бөтен матурлыгы, күркәмлеге ана булуда", диләр бит.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та хатын - кызларга тәбрикләү сүзләре җиткерделәр.

Күтәмәдә гомер итүче Валентина Якунина мондый очрашуда беренче тапкыр гына.

-20 елдан артык терлекчелектә, аннан соң тагын 20 ел мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләдем. Өч бала тәрбияләп үстердем, - ди Валентина Филипповна. - Бер улым Яңа Чишмә районында участок инспекторы иде, өйләнүенә нибары бер атна узгач, 27 яшендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булды. Үлгәннән соң, "Батырлык" ордены белән бүләкләнде.

Кунаклар арасында Кызыл Яр поселогыннан Фидания Кәбирова да бар. Аның улы Мирсәет тә милициядә хезмәт итте. Кораллы җинаятьчене тоткарлаганда гомере өзелде. Шул ук поселоктан Әлфия Кадыйрова, Мөнибә Сабирова, Әмирдән Роза Заһретдинова, Иске Котыштан Татьяна Разина, Ульяновкадан Оксана Филимонова, Яңа Элмәледән Алевтина Иванова һәм башкаларда бары тик олы хөрмәткә лаек хатын - кызлар.

Бәйрәмгә чакырылучылар - төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге хатын - кызлар. Аларның һәммәсе үз урынында намус белән хезмәт иткән, хезмәт итә.

Район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин әйтүенчә, районыбызның игътибарга, хөрмәткә лаек барлык хатын - кызларын бер залга гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел.

Район мәдәният йорты артистлары һәм авыллардан килгән үзешчәннәр дә хатын - кызларны бәйрәм белән котлап, матур җырлар ирештерделәр. Үзәк ашханә хезмәткәрләре дә тырышканнар, кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар. Кунакларның һәммәсенә бүләкләр тапшырдылар. Рәхмәт.

Гөлсирә
Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатын – кызлар бәйрәме

2
X