Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мордва Афонькәсе янындагы кырда камыл янган

Мордва Афонькәсе авылы янында 3 гектарлап мәйданда камыл янган. Бәхеткә, басудан уңышны суктырып алган булганнар.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә көндезге берләр тирәсендә телефоннан шалтыратып әйткәннәр.

 -“БИО-АГРО” җәмгыятенең игеннәре җыеп алынган кырында камыл янды. Утның сәбәбе -  билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, дип фаразлыйбыз. Гаепле затлар ачыклана, - диде янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән дознавателе Фәнил Гыйззәтуллин.

 2022 ел башыннан (гыйнвар – август) район территориясендә коры үлән, камыл, үсемлек калдыклары януның 15 очрагы теркәлгән (узган елның шул чорында -  34). Әлеге янгыннарның, нигездә,  төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү.

 

Фанил Гыйззәтуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X