Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә яңа йортлар күбәячәк

Әмирдә йорт төзүчеләр саны арткан. Бүген авылда биш йорт төзелә. Хәкимә һәм Фәнил Бадаевлар кызлары һәм кияүләре белән бергәләп салучы йортларының стеналары инде узган елны ук күтәрелгән иде. Лениногорскида яшәүче Чәчкә Шәфыйкова да әти-әнисенең нигезен ташламаган. Алар быел, балалары белән, янәшәдә генә яңа йорт бастырып куйдылар. Самара өлкәсендә гомер итүче...

Әмирдә йорт төзүчеләр саны арткан. Бүген авылда биш йорт төзелә.


Хәкимә һәм Фәнил Бадаевлар кызлары һәм кияүләре белән бергәләп салучы йортларының стеналары инде узган елны ук күтәрелгән иде. Лениногорскида яшәүче Чәчкә Шәфыйкова да әти-әнисенең нигезен ташламаган. Алар быел, балалары белән, янәшәдә генә яңа йорт бастырып куйдылар. Самара өлкәсендә гомер итүче Кәрим Миннекәев тә авылда урын алып, йорт төзетә. Биредә төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль. Миннурый һәм Габдрахман Туктаровлар гомер буе Түбән Камада яшәсәләр дә, олыгайган көннәрендә авылга кайтырга ниятлиләр. Аларның инде монда гаражлары, мунчалары салынган. Якын арада төзүчеләр булачак йортларының стеналары өя башлаячаклар. Бу төзелешләр барысы да үзәк - Мәктәп урамында бара. Тиздән Байкал урамында да яңа йорт барлыкка киләчәк. Биредә Гөлфия һәм Галимҗан Җиһаншиннар урын алганнар. Алар улларына өй салмакчылар. Кайбер эшләргә керешкәннәр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев