Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча республиканың 32 уку йортына яңа җиһазлар биргәннәр

Былтыр Татарстанның алты районында спорт заллары ремонтланган.

Үткән ел республикада 15 мәктәпкә, 17 техникум һәм көллияткә яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары кайтарылган. Яңа техника белән «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында бирелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Узган, 2019 елда шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу гамәлләр исә «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты кысаларында башкарылган.

Болардан кала, былтыр Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев