Лашманда Сталинга һәйкәл куйганнар
Без бу хакта язган идек
50 ел элек
Ун һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән аналарга: “Алга” колхозы терлекчесе Саҗидә Габдуллинага, Ворошилов исемендәге колхозда эшләүче Анна Ефремовага, “Октябрьнең 50 еллыгы”ннан Минзада Шәйхетдиновага Герой ана ордены тапшырдылар.
“Ленин юлында” – 6 гыйнвар, 1971 ел.
“Татарстан” колхозына (Түбән Кәминкә) Кощаково җәнлекләр совхозыннан, үрчетү өчен, 80 ана һәм 20 ата куян алып кайттылар. Аларны тәҗрибәле колхозчы Нурулла Мәссаров карый.
“Ленин юлында” – 15 гыйнвар, 1971 ел.
Чирмешән урта мәктәбе укучылары дуңгызчылык фермасына 100 килограммнан артык күмер җыеп илткәннәр.
“Ленин юлында” – 20 гыйнвар, 1971 ел.
Гыйнвар аенда Чумачка поселогындагы (“Победа” колхозы) фермасыннан кабул итү пунктларына 75 баш югары көрлекле мөгезле эре терлек озатылды. Аларның уртача авырлыгы 396 килограмм.
“Ленин юлында” – 27 гыйнвар, 1971 ел.
40 ел элек
Район колхоз-совхозларының машина-трактор паркы унынчы бишьеллыкта 133 сөрү тракторы, 88 йөк автомобиле, 154 бөртек һәм 30 чөгендер алу комбайннары белән тулыландырды.
“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1981 ел.
Быел басуларда кар катламы юк. Шуңа күрә Киров исемендәге колхоз (Яңа Кади) колхоз басуларында мөмкин кадәр күбрәк кар тоту өчен киеренке хезмәт куялар.
“Ленин юлында” – 24 гыйнвар, 1981 ел.
“Урал” колхозында (Кара Чишмә) көл җыюны уңышлы оештырдылар. Зәки Шәрәфиев көл җыйганда һәр йортта булырга тырыша. Ул берничә көн эчендә 18 центнер көл җыйды.
“Ленин юлында” – 31 гыйнвар, 1981 ел.
Ульяновка авылында комсомол туе булды. Колхозның иң алдынгы механизаторы Юрий Васильев һәм уңган сыер савучы Надежда Иванованың кавышу туе авыл мәдәният йортында оештырылды.
“Ленин юлында” – 31 гыйнвар, 1981 ел.
30 ел элек
Яңа ел алдыннан гына Лагерка авылында сөенечле вакыйга булды – 50 номерга исәпләнгән автомат-телефон станциясе сафка басты.
“Ленин юлында” – 6 гыйнвар, 1991 ел.
Газыбыз беткән саен аңа баллон китерү олы бер проблемага әйләнә... Нефть һәм газ белән дөньяга танылган Татарстан җирендә газ баллонына интегеп утырабыз. (Редакциягә килгән хаттан).
“Ленин юлында” – 9 гыйнвар, 1991 ел.
Район мәктәпләрендә барлыгы 3541 бала белем ала, шулардан 1639 татар, 1202 рус, 663 чуваш һәм башка милләт балалары.
“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1991 ел.
Иске Элмәле авылында 162 урынга исәпләнгән мәктәп бинасы төзелә.
“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1991 ел.
Хәзер район хуҗалыкларында (оешмалардан тыш) 24 КамАЗ автомашинасы эксплуатацияләнә. Беренче КамАЗ “Алга” колхозына 1982 елда кайткан иде.
“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1991 ел.
30 гыйнварда район культура йорты бинасында Лашман үзешчән артистлары Әнгам Атнабаевның “Кайту” дип аталган пьесасы буенча спектакль куячаклар.
“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1991 ел.
20 ел элек
Лашман авылыннан Әхтәм ага Соруртдиновлар өйләре каршына 3 метр ярым биеклегендә Сталин һәйкәле бастырдылар.
“Безнең Чирмешән” – 1 гыйнвар, 2001 ел.
Бәркәтә егете Фәрһад Шакирҗанов бер ел элек Чечняда һәлак булган иде. Солдатның туган авылында аны искә алып зур чара үткәрергә җыеналар. Фәрһадка тиеш “Мужество ордены” аның әти-әнисенә тапшырылырга тиеш, ул яшәгән Гоголь урамына Ф. Шакирҗанов исеме бирү күздә тотыла.
“Безнең Чирмешән” – 13 гыйнвар, 2001 ел.
Алка-салкалы эшле, эшсез гыйнвар ае үтеп бара. Инде яңа ел чыршылары, гирляндалар сүтеп алынды, табыннар сирәгәйде. Эшкә тотындык.
“Безнең Чирмешән” – 17 гыйнвар, 2001 ел.
Район ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, былтыр районда 145 пар (2020дә – 57 – ред.) кавышу туе уздырган.
“Безнең Чирмешән” – 17 гыйнвар, 2001 ел.
Чирмешәндә, урамда бәдрәфләр юк, булганнары да шыксыз, караңгы, пычрак, адәм аяк басарлык хәлдә түгел. (Редакциягә килгән хаттан).
“Безнең Чирмешән” – 31 гыйнвар, 2001 ел.
Хәзер Чирмешәндә, Советлар Союзы Герое, якташыбыз Семен Архипович Ларионов исемендәге урам бар. Элеккеге “Аэродром” урамы район хакимияте карары нигезендә шулай үзгәртелде.
“Безнең Чирмешән” – 31 гыйнвар, 2001 ел.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев