Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдән 95 яшьлек Мәдхия әби “Башваткыч” тапшыруын карарга ярата

Кара Чишмәдән Мәдхия әби Сәлаховага 95 яшь тулды. Күз тимәсен, искиткеч тере, зиһенле карчык ул. Кибеттән аны-моны алырга барса, күпме түләргә, күпме сдача тиешлеген күңелдән хәзер үк санап бирә, дип көлеште юбилярның туганнары. -Дүрт класс бетердем мин, улым. Латинча укыдык, хәзерге хәрефләрне дә бераз өйрәттеләр. 20 яшемдә кызлар белән Ярославльга...

Кара Чишмәдән Мәдхия әби Сәлаховага 95 яшь тулды. Күз тимәсен, искиткеч тере, зиһенле карчык ул. Кибеттән аны-моны алырга барса, күпме түләргә, күпме сдача тиешлеген күңелдән хәзер үк санап бирә, дип көлеште юбилярның туганнары.

-Дүрт класс бетердем мин, улым. Латинча укыдык, хәзерге хәрефләрне дә бераз өйрәттеләр. 20 яшемдә кызлар белән Ярославльга торф чыгарырга бардык, Тәтештә, Тархан урманнарында урман кистек, - дип үткәннәрне искә ала әби. - Исәнлегемнән зарланмыйм, башым гына авырткалый, дару кабасың да үтә аннары үзе.
...Мәдхия Бөек Ватан сугышында аягын өздереп кайткан фронтовик Минталипка кияүгә чыга. Озак яшәп өлгерә алмыйлар, 15 елдан гаилә башлыгы дөнья куя. 38 яшьтә тол калган авыл хатыны дүрт баласын үзе аякка бастыра. Бүген Мәдхия әби улы Җәүдәт, килене Мәдинә тәрбиясендә, эчтән дә, тыштан да ялт итеп торган йортта картлыгын кичерә.
-Килен-кайнана булып 45 ел торабыз. Аллага шөкер, әни әйтмешли, "сельсоветка бармадык, урамга чыкмадык", - ди Мәдинә апа.- Телевизордан "Башваткыч" тапшыруын карарга ярата әни. Кайвакыт: "И, шуны да белми инде", - дип куя әле. Килгән газеталарны да иң беренче ул укый. Фәлән газетада шулай-шулай дип язганнар, укыгыз әле, дигәли.
Авылда туганнары күп 95 яшьлек әбинең, яшьләрнең хәлләрен үзе белеп йөри. Әгәр озак күренмәсә, Мәдхия әби бу атнада килмәде, дип, яратып кына үпкәләп тә куялар икән.
Менә шундый ул Мәдхия әби. Аны туган көне белән "районнан" да барып котладылар. Мәскәүдән Президент Путинның, район башлыгының котлавын аңа башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Җылы, кибет юрганына да бик сөенде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кара Чишмә юбиляры