Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмештә яшәүче ир-ат әнисенә кул күтәргән

Иске Үтәмеш авылыннан бер иргә әнисенә кул күтәргән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ни гаҗәп, Чирмешәндә дә берәү әнисенә карата хулиганлык гамәлләре кылган. 01 Үткән атнада районда янгыннар булмады. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, коткаручылар 14 август көнне Урманасты Үтәмеш янында булган юл-транспорт һәлакәте урынына барганнар. 02 10 августтан 17...

Иске Үтәмеш авылыннан бер иргә әнисенә кул күтәргән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ни гаҗәп, Чирмешәндә дә берәү әнисенә карата хулиганлык гамәлләре кылган.

01 Үткән атнада районда янгыннар булмады. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, коткаручылар 14 август көнне Урманасты Үтәмеш янында булган юл-транспорт һәлакәте урынына барганнар.
02 10 августтан 17 августка чаклы "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 гариза һәм хәбәр кергән.
Билгесез кешеләр Девичья Поляна авылындагы бер хуҗалыктан тимер торбалар һәм угольниклар урлап чыкканнар.
Район юлларында алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда җәрәхәт алучылар юк. Бер кеше үзе теләп корал тапшырган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 113, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Узган ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 35 чакырту кергән. 8 кеше бирегә көнкүрештә имгәнүләр алып мөрәҗәгать иткән, 7 кеше ОРВИ белән авырып ярдәм сораган. Ашказаны-эчәк тракты авырулары белән чирләүчеләр булган. Бу хакта безгә фельдшер Инсаф Фәссахов хәбәр итте.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ плитәләре һәм мичләре ремонтлау, көйләү буенча 26 заявка үтәгән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш