Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбе укучылары төрле илләргә “сәяхәт кылганнар”

Иске Үтәмеш урта мәктәбе каршындагы мәктәп яны лагеренда 21 көн дәвамында 30 бала ял итте.

-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, укучыларга һәр көнне бер илгә “сәяхәт оештырдык”. Аларның гореф-гадәтләре, йолалары, милли үзенчәлекләре белән таныштырдык, - ди лагерь начальнигы Гөлнара Латыйпова. – Балалар район үзәгенә, табигать кочагына экскурсияләргә бардылар. Ял итүче балаларны пешекче апалары тәмле ашлар белән сыйладылар.

Иске Үтәмеш укучылары район үзәк китапханәсе эше белән дә танышканнар, аннан зур тәэсирләр белән кайтканнар, туган як тарихы музее да бик ошаган, яшьләрнең ял итү үзәгендә мультфильм караганнар. Табигать кочагына экскурсиягә баргач, безнең якларда үсүче дару үләннәре белән танышканнар, “Мәликә” чишмәсе тирәсен һәм елга буен тәртипкә китергәннәр, чүп-чарны җыеп алганнар.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев