Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Исерек килеш руль артына утырып, суд каршына бастылар

Спиртлы эчемлек кулланып автомобиль белән идарә итү беркайчан да яхшылыкка илтми.

Бу көннәрдә район җәмәгать судында хокук бозган, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өч машина йөртүчене хөкем иткәннәр.

Рульгә салмыш хәлдә утырган Ленар Сәлахиев, Данияр Гайфетдинов һәм Николай Пинякин административ җинаять кылганнар. Аларның һәркайсына суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез: беренче тапкыр автомобиль белән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Икенче тапкыр мондый хәл кабатланса - 200­ - 300 мең сум штраф яки 480 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү, яки 2 елга кадәр иректән һәм 3 елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Идарәне исерек хәлдәге затка тапшырган өчен шулай ук 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга “права”дан мәхрүм итү каралган.

 

Әлеге язма юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе материалларына нигезләнеп әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев