Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Җиңүче – “Ромашка” бакчасыннан

    "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Суркова - "Ел тәрбиячесе - 2012" конкурсының җиңүчесе. Лашман авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Илһамия Шакирова - икенче, "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Валиева өченче урын ияләре. Туймәт балалар бакчасыннан Әминә Абдуллина конкурсның лауреаты булды. "Ел тәрбиячесе - 2012" бәйгесе өч турда үтте. Аларда 6 тәрбияче...

    "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Суркова - "Ел тәрбиячесе - 2012" конкурсының җиңүчесе.


    Лашман авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Илһамия Шакирова - икенче, "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Валиева өченче урын ияләре. Туймәт балалар бакчасыннан Әминә Абдуллина конкурсның лауреаты булды.

    "Ел тәрбиячесе - 2012" бәйгесе өч турда үтте. Аларда 6 тәрбияче көч сынашты.

    Конкурсантлар беренче турда үзләренең эшләрен тасвирлаган папкалар тапшырдылар, аннары чит балалар белән ачык шөгыль (занятие) үткәрделәр. Ә финалда визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, мастер - класс күрсәттеләр һәм педагогик хәлләрне чиштеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: