Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Германиядән Чирмешәнгә килгән яшьләр яшел түбәләргә шаккаткан

Шушы көннәрдә кайбер олы яшьтәге райондашларыбызга таныш булмаган ярдәмчеләр килеп, йорт алларын кардан чистартканнар, өйләрен җыештырганнар, токмач та кискәннәр, хәтта бавырсак пешерергә дә өйрәнмәкче булганнар. Күпчелек бу хәлгә, бу яшьләргә аптырап караган, аларның мондый омтылышын аңламаган. Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә Германиядән кадәр килгәннәр. Немец яшьләре волонтер ( үз теләге...

Шушы көннәрдә кайбер олы яшьтәге райондашларыбызга таныш булмаган ярдәмчеләр килеп, йорт алларын кардан чистартканнар, өйләрен җыештырганнар, токмач та кискәннәр, хәтта бавырсак пешерергә дә өйрәнмәкче булганнар. Күпчелек бу хәлгә, бу яшьләргә аптырап караган, аларның мондый омтылышын аңламаган.

Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә Германиядән кадәр килгәннәр. Немец яшьләре волонтер ( үз теләге белән ярдәм итүче кеше) хәрәкәтендә актив катнашалар икән. Аларның безнең илгә сәяхәте "Дуслык күпере" проекты кысаларында оештырылган. Төп максатлары - районның тарихы һәм мәдәнияты белән якыннан танышу һәм волонтерлар буларак, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү, авыру балалар белән мастер - класслар үткәрү.
Мин дә алар белән очрашып, районнан алган тәэсирләре белән уртаклаштым. Өчесе арасында Арне сүзчәнрәк булып чыкты. Дөрес, ул, дусларына караганда рус телен дә яхшырак белә икән.
-Мин рус телен үз теләгем буенча мәктәптә җиде ел дәвамында өйрәндем,- ди Арне. - Башкалар башка телләрне сайладылар, ә мине гел Россия кызыксындырды.
Фредерико белән Нико да рус телен мәктәптә өйрәнә башлаганнар.
Германиядән килгән кунаклар биш көн дәвамында район белән якыннан танышканнар. Боз сараенда кунганнар, биредә бозда да шуыганнар, мемориаль үзәктә, туган як тарихы музеендагы документларны, экспонатларны караганнар, мәчеткә барганнар, укучылар белән очрашканнар, "түгәрәк өстәлләр" үткәргәннәр.
-Сездә бик ошады, - диләр алар. - Халык бик кунакчыл, кая барсак та безне ачык йөз белән каршы алдылар. Германиядә сезнең тормышны бераз башкача кузаллый идек, килеп күргәч, икенче төрле икәнен аңладык. Россия - алга киткән дәүләт. Безне шаккатырган әйберләр дә күп булды. Әйтик, сездә яшел түбәле йортлар бик күп. Авыл урамнарының исемнәре ике телдә язылган. Кар шулкадәр күп буладыр дип уйламаган идек. . Сезнең кибетләрдә экзотик яшелчәләрне күп саталар. Аннан соң сыраны да зур-зур пластик шешәләрдә, мөгаен, Россиядә генә күреп буладыр.
Мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышы да кунакларны нык гаҗәпләндергән. Аларны озатып йөрүче Альмир Жораевка бу хакта аңлатып бирергә туры килгән. Германиядә мәчетләр, нигездә, илнең көнбатыш өлешендә урнашкан икән, ә безгә килгән яшьләр - Германиянең көнчыгышыннан.
-Бер авылда кулдан киселгән токмач ашына катык салып ашадык, бу безнең өчен бик гаҗәп хәл булды, - ди Арне. - Безне Чирмешәндә әрмәннәрнең ипи пешерү цехына да алып керделәр, монда да ошады. Без чын күңелдән сезнең халыкка рәхмәтебезне белдерәбез.
Арненың Татарстан турында күп белүенә исем китте. Ике - өч көндә ул байтак кына татар сүзләре дә өйрәнгән, киләчәктә сүзлек запасын тагын да арттырырга нияте бар икән. Чит илдән килгән егетнең татар җырчылары арасында кумиры да барлыкка килгән - Ренат Рәхматуллиның җырларын үз иткән ул. Хәтта аның популяр җырыннан сүзләрнең берничәсен яттан да өйрәнгән.
Немец яшьләре - тәрбияле, ачык күңелле, аралашучан кешеләр. Алар белән сөйләшергә дә кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волонтерлар Германия