Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Финанс пирамидалары: тагын берсенә чират җитте

Россиядә чираттагы финанс пирамидасы җимерелде. Бу юлы «Frendex» кертемчеләре зар елый. Оешма вәкилләреннән «Без башка сезнең илдә эшли алмыйбыз» дигән кыска гына хәбәр алган алар.

Моңа кадәр җимерелгән башка финанс пирамидалары очрагындагы кебек бу юлы да кырыгалдарлар кертемчеләрне тынычландырырга тырыша. «Акчаларыгызны кире кайтару өчен биткоин акча янчыкларыгызны күрсәтүегез сорала. Кайтарылачак акча күләме 15 октябрьгә кадәр тәгаенләнәчәк», – диелгән алар җибәргән хәбәрдә.

Казанда яшәүче Фәрит Вәлиев – шушы финанс оешмасы корбаны. «Френдекс»та 600 мең сум акчасы янган. Берничә иптәшен дә үз артыннан керткән булган.

– Эштән кергән «чумара» акчасы иде бу. Иптәш егет кызыктыргач, акчам тик ятмасын дип, шунда салдым. «Финико» янгач, күңелгә «Безнекенә дә чират җитмәсме икән?» дигән шик кергән иде инде. Тик никтер ул вакытта акчаларны кире алмадым, сабыр итеп торырга булдым. Менә икеләнә торгач, бернәрсәсез калдым», – ди ул. Оешма вәкилләренең акчаларның кире кайтарылачагы турында сүзләренә дә ышанмый Фәрит. «Башка пирамидалар янганда да шул ук сүзне сөйләделәр. Ахыр чиктә барыбер беркем акчасын кире кайтара алмады», – ди.

Быелгы аномаль эссе җәй, табигатьне генә түгел, шактый гына финанс пирамидаларын да яндырды. Июль аенда бер-бер артлы халык телендә шактый билгеле булган ике зур финанс пирамидасы ябылды. Башта Үзәк банк тарафыннан финанс пирамидасы дип таныган «Антарес Трейд» оешмасы җимерелде. Июль уртасында исә «Финико» оешмасының да көймәсе комга терәлде. Баштарак хокук сакчылары финанс пирамидасына кереп алданучылар саны бик аз – унга да тулмый дип белдергән иде. Бүген исә әлеге оешма эшчәнлегенә шикаять итеп язылган гаризалар саны йөздән арткан. Хәзерге вакытта кертемчеләргә барлыгы 70 миллион сум матди зыян салынган дип исәпләнә. Узган атнада «Финико» оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинны кулга алдылар. Әмма ул үз гаебен танымый. Доронин 28 сентябрьгә кадәр сак астында булачак.

Хәзерге вакытта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Финико» оешмасы эшчәнлегенә карата җинаять эше кузгатылган. Пирамида эшчәнлегеннән зыян күрүчеләрдән килгән гаризалар саны да арта бара, ди хокук сакчылары. Алар тизрәк каралсын һәм төрле орган, инстанцияләр арасында аптырап йөрмәс өчен, белгечләр турыдан-туры түбәндәге оешмаларның берсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә:

– Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе (Казан шәһәре, Академик Губкин урамы, 50 йорт);

– яшәү урынына якын булган эчке эшләр идарәсе;

– Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтындагы «Мөрәҗәгатьләр кабул итү» бүлеге.

Сүз уңаеннан, белгечләр акчаны ниндидер шикле оешмага салыр алдыннан җиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә. Сезгә алтын таулар вәгъдә иткән оешманың нәкъ менә финанс оешмасы икәнлеген ничек чамаларга соң? Сезгә елына 15, 20 процент һәм аннан да югарырак ставкалы табыш вәгъдә иткән, Россия Үзәк банкы тарафыннан бирелгән лицензиясе булмаган оешмалар иң беренче чиратта шик уятырга тиеш, ди алар. Сезгә кертемнәрегез иминиятләштерелгән дип ышандырып, ниндидер кәгазьләр дә күрсәтергә мөмкиннәр. Чынлыкта финанс пирамидасындагы кертемнәр иминиятләштерелми! Әгәр сезгә бу оешмага берәр танышыгызны чакырып, ул салган акчаның 20–30 процентын сезгә кайтарырга вәгъдә итсәләр дә, бу оешмадан качу ягын карагыз.

Динә Гыйлаҗиева

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев