Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Элмәле яшьләре халык җыенында спорт мәйданчыклары сорадылар (+ФОТО)

Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләре территорияләрендә төзелеп бетмәгән спорт мәйданчыклары бар икән. Яңа Элмәле авыл җирлегендә халык җыенында шул проблеманы күтәрделәр. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин спортчылар авылын 15 сентябрьгә кадәр спорт мәйданчыклы итәргә ышандырды. Элмәлелеләрне районда мал сую урыны (бойня) булмау да борчый. Суелган терлек итенә кләймә суктыру өчен...

Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләре территорияләрендә төзелеп бетмәгән спорт мәйданчыклары бар икән. Яңа Элмәле авыл җирлегендә халык җыенында шул проблеманы күтәрделәр.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин спортчылар авылын 15 сентябрьгә кадәр спорт мәйданчыклы итәргә ышандырды.
Элмәлелеләрне районда мал сую урыны (бойня) булмау да борчый. Суелган терлек итенә кләймә суктыру өчен күрше районга барырга кирәк. Авыл халкы бакчасында үстергән, үзеннән арткан яшелчәне урнаштыра алмый. Халык өчен бу да проблема.
Лашманда төзелүче мал сую урыны быел файдалануга тапшырылачак дип ышандырдылар җыенда.
Яңа Элмәле авыл җирлегендә 410 йортта 1257 кеше яши. 2016 ел өчен 150мең 100 сум үзсалым акчасы җыелган. Моңа республика бюджетыннан да тиешле сумма өстәлгән. Бу акчаларга Яңа Элмәледә урамнарга яктырткычлар урнаштырылачак, Иске Элмәледә зиратка койма ясауга һәм тирә-юньне төзекләндерүгә тотылачак.
Халык җыены Иске Элмәле авылындагы заманча мәдәният йортында узды, ә Яңа Элмәленең мәдәният учагына ремонт кирәк. Ремонт өчен проект-смета документлары әзер. Иске Элмәле мәктәбенә блок-модульле котельный урнаштырылачак, ә иске котельный бинасын балалар бакчасы итеп төзү нияте дә бар. Авылда балалар да туып тора, балалар бакчасы кирәк.
Менә шулай халык җыеннарында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, башка кайбер җитәкчеләр белән очрашу проблемаларны вакытында хәл итәргә ярдәм итә.
Җыеннар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элмәле спорт мәйданчыклары