Чирмешәндә мунча һәм абзар янган
5 нче апрельдә, шимбә көнне, район үзәгенең Октябрь урамында ут чыгып, мунча һәм абзар янган.
Янгын хакында хәбәр “Глонасс-112” системасы аша кичке сәгать 10нарда кабул ителә. Ут әүвәл мунчаны камап ала, агач бина тулысынча янып бетә. Аннан соң ялкын янәшәдәге абзарга үрли, аның түбәсе яна. Район янгын күзәтчелеге белгечләре ут казасы мунчадан чыккан дип фаразлыйлар, әлегә тикшерү эшләре бара.
5 нче апрель көнне Бәркәтә авылы янында, Шушма елгасы буенда, үлән янган, янгын сүндерүчеләргә анда да барырга туры килгән.
Янгын чыккан очракта, әлеге хәл турында кичекмәстән янгын сагына 01 яки 2-57-01 телефон номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев