Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Кузьминки” бәйрәмен үткәрделәр

Борынгыдан килгән рус бәйрәмнәре, гасырларны узып, бүген дә саклана. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен еш искә төшерәбез.

Республикабыз районнарында әлеге йолаларыбызны, милли мәдәниятләрне саклау иң төп бурычларның берсе булып тора.

Безнең районның рус берләшмәсе күптән түгел “Кышкы Кузьминки” бәйрәмен үткәрде.

Чараны алып баручы Ирина Митяева бәйрәмнең тарихын, йолаларын искә төшерде, тылсым ияләре Кузьма һәм Демьян тормышы һәм эшләре хакында сөйләде. Халыкта “Прошли Кузьминки – по осени поминки, то есть встреча зимы”, диләр. Элек яшьләр һәм олылар җылы өйләрдә кич утырганнар, курниклар салганнар, башка ризыклар пешергәннәр һәм рәхәтләнеп күңел ачканнар.

Безнең кунаклар халык җырлары гына түгел, Светлогорск авылы клубы җитәкчесе Рафик Бикулов белән гитара көйләренә совет чоры җырларын да башкардылар. Табында рус, татар, чуваш, мордва телләрендә җырлар яңгырады. Такмаклар, биюләр дә булды.

Чарада иң актив катнашучыларны бүләкләр белән дә сөендерделәр.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Ирина Митяева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев