Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тавыклар янына төлкеләр ияләшкән

Һәр авыл кешесе үз хуҗалыгында берничә булса да тавык асрарга тырыша.

Аларны карау ансат, ризык та күп кирәкми. Үзем шәһәрдә яшәсәм дә, әти үлгәч, авылдагы йортта унбишләп ел тавык асрадым. 2 атна үзләре генә торсын өчен кышын берәр чиләк бөртек җитә иде. Су урынына кар куеп була. Файдасы әллә ни юк инде дә, әмма абзарда кош-корт бар дисең. Ярый иде әле дә, тик бердәнбер көнне тавыкларымны төлке буып чыкты. Ерткыч хайваннарны аучылар аткаладылар, әмма күрше җирлекләрдә бу юнәлештә берни эшләнмәгәч, алар территориясендәге төлкеләр безгә күчә.

Менә быел да безнең авылда да, күршеләрдә дә тавыкларны төлкеләр буып чыгуы хакында сүзләр ишетелгәләде. Шулай итеп әлеге хайваннар кеше тырышлыгын юкка чыгара. Әлбәттә, минем уйлавымча, табигатьне саклаучылар төлкеләр ягына басар. Нишләптер алар тавыклар, үрдәкләр яки казларны гына якламыйлар?! Шушы көннәрдә аучылар безнең җирлектә берничә төлке атты. Бу эшне оештырган өчен зур рәхмәт. Күрше җирлекләрдә дә бу проблеманы чишү буенча ни дә булса эшләсеннәр иде.

Евгений ИЛЮХИН.

Иске Сережкино авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев