Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында берәү вәгъдәсен үтәмәгән эшмәкәрдән полициягә зарланган

1-7 сентябрьдә район полиция бүлегенең кизү частена 32 хәбәр кергән.

Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре бер административ беркетмә төзегәннәр.

 Бер атна эчендә юл-транспорт бәла-казалары булмаган.

 Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче хатын-кыз үзен тупас тоткан ир-атны җаваплылыкка тартуны сорый.

 Лашманда яшәүче бер хатын-кыздан язма гариза кергән: ул аш-су бүлмәсе гарнитурасын китерү һәм урнаштыру буенча эшен башкармаган

эшмәкәрне җаваплылыкка җәлеп итүне сорый. Тагын бер якташыбыз үзеннән зур күләмдә акча алып, бурычын үтәмәгән гражданинга карата чара күрүне көтә.

 Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев