Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чисталык үзебез өчен кирәк

"Элек авылга чегәннәр булса да кереп чыга иде", - ди яңа Котышта гомер итүче 85 яшьлек Анастасия Кунакова. Кайчандыр биредә йөздән артык йорт, мәктәп, кибет булган. Хәтта аерым колхоз да оештырганнар. Анастасия Михайловна гомере буе диярлек сарык фермасында хезмәт куйган. "Бездә тормыш гөрләп торды. Яшьләр дә күп иде. Йортлар салдылар,...

"Элек авылга чегәннәр булса да кереп чыга иде", - ди яңа Котышта гомер итүче 85 яшьлек Анастасия Кунакова.


Кайчандыр биредә йөздән артык йорт, мәктәп, кибет булган. Хәтта аерым колхоз да оештырганнар. Анастасия Михайловна гомере буе диярлек сарык фермасында хезмәт куйган.

"Бездә тормыш гөрләп торды. Яшьләр дә күп иде. Йортлар салдылар, туйлар уйнадылар, бәбиләр туды", - дип искә алды үткәннәрне авылның иң өлкән кешесе.

Бүген Яңа Котышта дүрт йортта биш кеше яши. Ташландык йортлар кеше буеннан да озынрак чүп үләннәре арасында утыра.

Анастасия Кунакованың өе генә аерылып тора. Йорт тирәсендә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Без килгәндә дә хуҗа апа кулларына эш бияләйләре киеп былтыргы кипкән чүп үләннәрен йолкып йөри иде. Бөтен авыл үлән арасында утырганда, әбине мондый эштә күргәч әллә ничек булып китте.

"Нәрсәгә нужаланасың, кем өчен тырышасың?" - дип сорадык аңардан.

"Мин эшсез утырырга өйрәнмәгән. Йорт тирәмне дә җыештырмыйча булмый. Кеше өчен түгел, үзем өчен кирәк чисталык", - ди уңган әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Котыш