Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең бер авылында әни белән кыз уртак тел таба алмый

Әти-әнигә балалары алдында абруйларын югалту бик тиз, тик аны кире кайтару ай-һай кыен шул.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында да шундыйрак административ эш тикшерелде. Лашман авылыннан Г.ның комиссиягә беренче генә чакырылуы түгел. Еш кына кәефләнеп йөрергә яратучы ана - кызы алдында дәрәҗәсен югалткан, алар үзара уртак тел таба алмый, әнисе “кызмача” көннәрдә баласы бөтенләй өйдән чыгып китә, апасы янында булуны кулай күрә. Шулай да, ана, гаебен танымый, кызын үзен тыңламауда гаепли. Анада баласына карата битарафлык та сизелә. Комиссия бу гаиләне даими контрольгә алырга дигән карар чыгарды. Әлегә штраф салынды, әгәр хәл яхшы якка үзгәрмәсә, җәза кырысрак булачак.

Улының теләген үтәп, аңа питбайк алып биргән икенче ана исә чак кына баласын югалтмаган. 15 яшьлек яшүсмер әлеге транспорт чарасы белән автобуска бәрелә. Питбайк җимерелсә дә, бәхеткә, егет имгәнүләр генә ала. Гомумән, йөртү таныклыксыз питбайк руле артына утырырга рөхсәт ителми. Әнисе дә, улы да гаепләрен аңлаган, бу аларга да, башкаларга да сабак булсын иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X