Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Кыш бабайдан бүләк көтә

Бәйрәмнәрдә бүләк көтү, бүләк бирү - табигый хәл. Яңа ел алдыннан да күңел ниндидер яңалык, сюрприз көтә. Чирмешәнлеләр Кыш бабайдан нәрсә алырга өметләнә? Алар якыннарына, дусларына нинди бүләкләр әзерләгән? Валентина, 45 яшь (Шешминка): - Яңа елны көтеп алабыз, һәр елны чыршы бизәп куябыз. Балалар инде зурлар, оныгыбыз да бар, үзара...

Бәйрәмнәрдә бүләк көтү, бүләк бирү - табигый хәл. Яңа ел алдыннан да күңел ниндидер яңалык, сюрприз көтә. Чирмешәнлеләр Кыш бабайдан нәрсә алырга өметләнә? Алар якыннарына, дусларына нинди бүләкләр әзерләгән?

Валентина, 45 яшь (Шешминка): - Яңа елны көтеп алабыз, һәр елны чыршы бизәп куябыз. Балалар инде зурлар, оныгыбыз да бар, үзара бүләкләр бирешәбез. Онык әле бәләкәй, аңлап бетермәсә дә, аңа да бүләк әзерләп куйдык. Алар Яңа ел ялларында кайтачак. Ә балалар бәләкәй вакытта аларның Кыш бабайга язган хатларындагы заказны үти идек. Бик күңелле була иде.
Лилия, 38 яшь (Югары Чегодай): - Бәләкәй балалар да булгач, Яңа елны алар белән көтәбез. Тәм-томнар тутырган пакет һәм тагын нинди дә булса бүләкне "Кыш бабай" чыршы төбенә куеп китә. Күршеләр, туганнар белән дә зур булмаган бүләкләр бирешәбез, үз-үзебезгә кызык ясыйбыз. Һәр елны өйдә чын чыршы куябыз. Әле быел гел бер төстәге яңа уенчыклар алып, аны ак тасмалар белән бизәдек, бик матур булды.
Светлана, 50 яшь (Яңа Элмәле): - Балалар бәләкәй чакта аларга бүләкләр әзерли идек, хәзер бүләкләр бирешкән юк. Мул табын көйләп, Яңа елны туганнар белән каршылыйбыз, күңел ачабыз.
Рәмилә, 50 яшь (Иске Кади): - Инде яшь булмасак та, Яңа ел якынлашканда күңел ниндидер могҗиза көтә. Балаларга, туганнарга, якыннарга символик бүләкләр әзерлибез. Яңа ел - гаилә бәйрәме, аны өйдә балалар белән каршылыйбыз. 1 январь көнне төп йортка барып, әти-әнинең, туганнарның хәлләрен беләбез, бүләкләр дә бирәбез. Балалар бәләкәй вакытта Кыш бабай бүләген әллә нинди сюрпризлар белән тапшыра идек, балаларның шатлануларын күрү бик күңелле иде.
Рушания, 46 яшь (Чирмешән): - Яңа елны балалардай көтеп алабыз, ниндидер яңалык, үзгәрешләр булыр төсле бит. Өйдә табын көйләгәндә дә очып йөргәндәй буласың. Яңа ел бүләкләрсез узмый. Туганнар белән бүләкләр бирешәбез, бик кызык була. Балаларга "Кыш бабай" бүләген өйдә, чыршы төбендә 31 декабрь кичендә калдыра. Кечкенә улыбызның бүләк китерүченең үзен күрәсе килә дә бит!.. Аның чын йөрәктән ышануы ата-ана өчен зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кыш бабай