Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр дә пенсиягә соңрак чыга башларга мөмкин

Россия хөкүмәте пенсия яшен хатын-кызларга — 63, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр арттыру турындагы закон проектын хуплады.

Пенсия яшен 2019 елда аз-азлап арттыру күздә тотыла . Әлеге арттыру адымнары ир-атлар өчен 2028 елда, хатын-кызларга 2034 елда тәмамланачак.

Закон проекты кабул ителгән очракта киләсе елдан россиялеләрнең лаеклы ялга чыгу яше ел саен бер елга арта башлый, бу пенсиягә чыгып өлгерүчеләргә кагылмый.

Шулай итеп, киләсе елда пенсия яше җиткән 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызлар пенсиягә 2020 елда 61 һәм 56 яшьтә чыгачак.

1960 елгы ир-атлар һәм 1965 елгы хатын-кызлар пенсиягә 2022 елда чыга ала. Алга таба шул «адым» сакланачак.

Әлеге закон проекты озакламый кабул ителеп, гамәлгә керер дип фаразлана.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев