Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр өчен 2021 ел ничек истә калды?

    Чирмешән районында 2021 елда нәрсәләр булды?

    • Иске Сережкино авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты – яңа кибет ачылды. Анда сатучы булып Надежда Ермишова эшли.
    • Әккәрәйдә оештырылган Моржлар бәйрәмендә 82 яшьлек Раиса Квакова да бәкедә су коенды.
    • Гыйнвар урталарында Иске Үтәмештә салкынлык 45 градуска диярлек җиткән.
    • Чирмешәннән Сергей Малешин карны үзе ясаган, “Ока” двигательле трактор белән чистарта.
    • Февральдә районда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.
    • Әмирдә бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар көче белән үзгәртеп корылган яңа мәчет бинасы кабат үз ишекләрен ачты.
    • Керкәледә, Кармышта  - ФАП, Түбән Кәминкәдә табиблык амбулаториясе биналары файдалануга тапшырылды.

       
    • Кайбер авыллар халкы төлкеләр ияләшүеннән зарланды.
    • Чирмешәндә “Созвездие-Йолдызлык-2021” республика фестиваленең зона турниры узды. Жюри сигез районнан килгән балаларның 200дән күбрәк чыгышын бәяләде.
    • “Безнең Чирмешән” район газетасы 90 еллык юбилеен үткәрде.
    • Район газетасы оештырган шахмат бәйгесе җиңүчесе – Яңа Элмәледән 21 яшьлек Николай Петров.


       
    • 2021 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары – Чирмешәннән Александр Чупахин, Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшиннар вафат булды.
    • Быел район мәктәпләренең 11 нче сыйныфын 109 укучы тәмамлады.
    • “Туган як җәүһәрләре” халык иҗатының район фестивалендә Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты җиңү яулады.
    • Татарча көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, мәрхүм Ильяс Галимовны туган авылы Туймәттә искә алдылар.
    • Район Сабан туеның көрәштә баш батыры – Туймәттә туып үскән, Әлмәттә яшәүче Марат Кәримов.
    • Иншар поселогы һәм Әмир авыллары тарихына кагылышлы китаплар дөнья күрде.
    • Петр Кириллов туган авылы Әккәрәй өчен бик изге гамәл башкарды – инде суы кипкән чишмәне төзекләндерде.
    • Иске Элмәледән Петр һәм Марина Колесниковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар.
    • Июль аенда районга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте.
    • Светлогорск бистәсендә ун бала үстергән Иван һәм Людмила Селивановлар алтын туйларын үткәрделәр.
    • Быел җәй коры булды. Кыяр, помидорлар үсеп китә алмыйча азапланды. Бәрәңге уңышы әллә ни сөендермәде.
    • Августта авыл хуҗалыгында кече сан алу узды, ә көзен халык санын исәпкә алдылар.
    • Түбән Кармалкада “Авыл көне” үтте.
    • Кызыл Чишмә халкы суны яңартылган үткәргечләрдән ала.
        Фото редакция архивыннан.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: