Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр арасында да торак-коммуналь хезмәттән зарланучылар бар

Республикада ел саен, Татарстан Республикасы прокуратурасы материаллары нигезендә, коррупциягә каршы законнарның үтәлешенә нәтиҗә чыгарыла.

2019 елда республика территориясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт үткәндә, җирдән файдалану, товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалану, бюджет өлкәсендә, шулай ук гражданнарның, оешмаларның һәм дәүләтнең мөлкәти хокукларын яклау өлкәсендә коррупциягә каршы торуда 3 226 хокук бозу очрагы ачыкланган (2018 елда – 2807).

2019 елда коррупцион җинаятьләр кылган өчен 26 районнан 159 граждан җинаять җаваплылыгына тартылган. Ике чирмешәнлегә дә җавап тотарга туры килгән.

Коррупциягә каршы системалы эш алып барганда, йомшак урыннарны вакытында ачыклаганда гына аңа киртә куярга мөмкин. Беренче чиратта, бу күренеш сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык тармагында, хакимият органнарында күзәтелә. Республикада анализ нигезендә булырга мөмкин коррупцияне булдырмау буенча максатчан чаралар эшләнде, шулай ук контроль механизмнары кертелде.

2019 елда Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясенә республиканын барлык районнарыннан да диярлек торак-коммуналь хезмәтләргә шикаять белдерүчеләр булган. Безнең районнан да өч кеше мөрәҗәгать иткән.

2012 елдан республика территориясендә эшли башлаган “Халык контроле” системасы гражданнарның актуаль һәм социаль мөһим проблемаларын хәл итәргә, дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең сыйфатын үстерүгә ярдәм итә һәм коррупциягә каршы эштә төп корал булып тора. “Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге коррупция хакында.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев