Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнле Лидия Миронова-Андина комсорг чакларын еш искә төшерә

Район газетасының соңгы саннарының берсендә 60 нчы елларның икенче яртысында Чирмешән райкомы комсомолының икенче секретаре булып эшләгән Вил Гыймрановның «Комсомол билетын хәзер дә саклыйм" дигән мәкаләсен зур кызыксыну белән укыдым.

Шунда ук үземнең комсомол яшьлеге турында хатирәләр дә искә төште. Өйдәге архивымда  40 елга якын сакланган комсомол билетымны, фоторәсемнәрне кузгаттым. Чыннан да, искә алырлык нәрсәләр бар.

Мин комсомолга 1967 елның октябрендә 14 яшьлек укучы булып кердем. Комсомолның район комитеты бюросы утырышы алдыннан дулкынлануымны яхшы  хәтерлим, бирелгән сорауларга, шул исәптән икенче секретарь Вил Гыймрановныкына да төгәл җавап бирергә тырыштым.

Шул вакыттан  мине ел саен класс комсоргы итеп сайладылар. Һәм хәзер дә, мәктәпне тәмамлаучылар, элеккеге сыйныфташлар очрашуларында еш кына миңа: "Әйдә, комсорг, әйт сүзеңне", - диләр.

Рәсемдә: комсомол оешмалары секретарьларының район семинарында катнашучылар (1977 ел).

1969 елның ноябрендә мине - 9 сыйныф укучысын  Чирмешән урта мәктәбенең комсомол оешмасыннан район комсомолының  егерме дүртенче конференциясенә делегат итеп сайладылар.

70-80 нче елларда  район башкарма комитетында эшләп, мин беренче комсомол оешмасының “алыштыргысыз”  секретаре булдым.

1977 елгы фотосурәтләрнең берсендә (ул чакта комсомолның беренче секретаре Хафиз Гатин иде) Иске Кади авылында узган район семинарында катнашучы башлангыч комсомол оешмаларының унлап секретаре сурәтләнгән.

Аларның күбесе белән без хәзер дә аралашабыз. Кайсысы белән генә сөйләшергә туры килсә дә, без комсорг булып эшләвебез турында барыбыз да бер фикердә: ул еллар бушка узмаган. Комсомоллар күп санлы удар төзелешләргә киттеләр, район басуларында һәм фермаларда комсомол-яшьләр бригадалары эшләде, кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрелде. Коллективлык, ярдәмчеллек, патриотлык - ул буш сүзләр генә түгел, ә комсомолларга хас сыйфатлар иде.

Лидия Миронова (Андина).

Чирмешән авылы.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев