Чирмешәнгә күрше районнар укучылары әти-әниләре белән киләчәк
Безнең районда

Чирмешәнгә күрше районнар укучылары әти-әниләре белән киләчәк

Республикакүләм “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 нче сыйныф ата-аналар комитеты (сыйныф җитәкчесе Кристина Митрюхина) җиңүче булды. Алар безнең районда 12 гыйнварда узачак зона этабында район данын яклаячак.

Ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге бәйге республикада өченче ел рәттән оештырыла. Узган елларда безнең якташлар аңарда призлы урыннар яуладылар.

Район мәдәният йортында узган район турында быел өч мәктәпнең ата-аналар комитетлары катнашкан.

Кармыш мәктәбенең 7 нче сыйныф (җитәкчесе – Әлфия Салихова) әти-әниләре дә бу бәйгегә җитди әзерләнгәннәр, алар - икенче, Ульяновка мәктәбенең 8 нчы сыйныф (җитәкчесе Валентина Кузнецова) укучылары һәм әти-әниләре өченче урында.

Фото архивтан

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев