Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче Омаровларның помидорлары өстән аска таба үсә (+ФОТО)

Район үзәгендә яшәүче Аида һәм Алмаз Омаровлар бакчасында төрледән - төрле җиләк - җимеш, яшелчә урын алган. Монда безнең якта үсүче генә түгел, ә җылы якларда очрый торган үсемлекләр күп. Югарыга үрмәләгән сабакларда хәзер дә кыяр уңышы өлгерә, помидор, борыч, баклажан, фасоль да уңган, помидорларның кайберләренең авырлыгы бер килограмм ярымнан...

Район үзәгендә яшәүче Аида һәм Алмаз Омаровлар бакчасында төрледән - төрле җиләк - җимеш, яшелчә урын алган. Монда безнең якта үсүче генә түгел, ә җылы якларда очрый торган үсемлекләр күп.

Югарыга үрмәләгән сабакларда хәзер дә кыяр уңышы өлгерә, помидор, борыч, баклажан, фасоль да уңган, помидорларның кайберләренең авырлыгы бер килограмм ярымнан да узып киткән, түтәлләрдә җиләк кызара, виноград тәлгәшләре кояшта ялтырый. Омаровларның теплицалары юк. Алар бөтен нәрсәне диярлек ачык грунтта үстерәләр. Алма, груша, слива, абрикос, чикләвек агачлары - куаклары да хуҗаларны мул уңыш белән сөендергән.
-Бакчаны күбрәк Алмаз карый, мин, нигездә, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәм, - ди Аида апа. Сүз уңаеннан, аллы - гөлле чәчәкләрнең дә ниндие генә юк, алар хәтта иске юынгыч эчендә дә үсә.
Монда эш барысына да җитәдер. Су сибәргә, чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга, үсеп киткән сабакларны бәйләргә, уңышны җыярга, эшкәртергә.
-Нинди ашлама кертәсез? - дип кызыксындым хуҗалардан.
-Безнең андый әйберләр кулланган юк, - дип җавап кайтардылар алар. - Иң мөһиме - вакытында су сибәргә. Менә бу кыярларны май аенда утырткан идек. Аларны өскә таба үрмәләттек. Суны көнаралаш сибәбез. Күреп торасыз, бүген дә чәчәктә утыра, кыяры да күп.
Омаровлар бакчасында помидорның да төрле сортлары бар. Беренче тапкыр монда кап-кара помидорлар да күрдем. Авыз итеп карадым - тәмле. Хуҗабикә аның орлыгын Интернет аша кайтарткан. Гомумән, Аида апа күп нәрсәне Интернеттан күреп ала икән. Помидорны, борычны пластик шешәләрдә үстерү ысулын да шуннан өйрәнгән. Виноградны, ботакларын кисеп, туфракка яткызып, кар белән генә каплап кышлаталар икән, туңмый, диләр. Аида апа кышкылыкка байтак банка каплаган, уңышның бер өлешен күршеләргә, дусларга таратканнар.
Әзербайҗанлы Омаровлар Чирмешәндә инде 15 елдан артык яшиләр.
-Без моннан китмибез инде хәзер, төпләндек, - ди Аида апа.-Чирмешән халкы әйбәт. Ничә ел гомер итеп, бер яман сүз ишеткәнебез булмады. Күршеләрдән дә уңдык, дус, тату яшибез.
Билгеле, алар үзләре дә кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә, сине елмаеп, ачык йөз белән каршы алган кешеләргә, ничек инде караңгы чырай күрсәтәсең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы помидор Омаровлар