Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Яр Чаллыда кибет баскан каракларны тоткарлаганнар

Үткән шимбә көнне район үзәгенең Амур ягында булган хәлләр күп кешедә кызыксыну уята.

Биредә, нәкъ детектив киноларда кебек, полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне куып барып кулга алалар.

Әлеге вакыйга Чирмешәндә  түгел, Яр Чаллыда ук башлана. Районның полиция бүлегенә бу шәһәрдәге бер кибеттә зур суммага әйберләр урлау факты турында хәбәр һәм әлеге җинаятьтә шикләнүчеләргә “ориентировка” килә.

Шимбә көнне Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре район территориясендә шикле автомобильне күреп алганнар һәм куып киткәнәр, аны “Ландыш” балалар бакчасы янындарак туктатканнар.

Полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов әйтүенчә, җинаятьчеләрне, Самара өлкәсе кешеләрен, тоткарлыйлар, машинада урланган әйберләр дә табыла.

фото из архива редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев