Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә урам утлары ник соң кабына һәм иртә сүнә?

Кич белән урамга чыксаң, күзгә төртсәләр дә күренмәслек караңгы. Бу уңайсыз һәм куркыныч та. Урам утлары ник соң кабына һәм иртә сүнә?

Чирмешән халкы.

Редакциягә чирмешәнлеләр мондый сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Төрле социаль челтәрләрдә дә моң-зар белдерүчеләр бар. Әлеге сорауга ачыклык керү өчен без район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллинга мөрәҗәгать иттек: “Илдәге вәзгыять белән бәйле, чыгымнарны киметү һәм экономияләү максатында, район башлыгы боерыгы нигезендә урам яктырткычларының кабыну һәм сүнү графигы үзгәртелде. Элек баганалардагы утлар кич караңгы төшкәннән алып иртәнге вакытка кадәр яна иде, ә хәзер яктырткычлар төнге унберләрдә яки уникедә сүнә. Сүндерү төрле урамда төрлечә. Соңгы вакытларда район үзәгендә урамнарда  яктырткычлар чиратлап яна торган итеп тә ясалды. Халык моны аңлап кабул итсен иде.”

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    По моему надо выключать фонари которые освещают дороги вне Черемшана ,зачем поля освещать,чтобы зайцам светло было.