Чирмешән районында Татарстан урман хуҗалыгы министры булып китте
Эш сәфәре вакытында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән кайбер объектларны карады, район активы һәм район урманчылары белән очрашты.
Казан кунагы Светлогорский поселогында төзелә торган 50 урынга исәпләнгән клуб төзелеше барышы белән танышты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында әлеге кечкенә торак пунктта да шундый объект төзелүдән канәгать калды. Димәк, авыл халкына үз ялын, бәйрәмнәр оештырырга, аралашырга мөмкинлекләр арта. Хәзер бинаның эчен эшлиләр һәм тирә-юнен төзекләндерәләр.
Министр Чирмешән урман хуҗалыгы территориясендә ачылган экологик чиста продукция – урман нигъмәтләре сата торган кибетне дә ошатты.
Район мәдәният йортында район активистлары алдында чыгыш ясап, Равил Әфраим улы җыендагыларга республикадагы социаль-икътисади хәл хакында сөйләде. Татарстанда халыкның тормышын яхшырту, мәгариф, сәламәтлек тармагы хезмәткәрләренә, балалы гаиләләргә, пенсионерларга адреслы ярдәм итү өчен күп эшләнүен, күп санлы программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен тырышлык куелуын әйтте.
фото: Кадрия Гамирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев