Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатураларны барлыйлар

26 майда республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә сайлаулар була. Бу көнне “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатураларны – кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү – праймериз үткәрәчәк.

Бер мандатлы 40 нчы Нурлат сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар арасында безнең район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да бар (бу округта бюллетеньдә өч кандидат тәкъдим ителә).

“Бердәм Россия” әгъзалары һәм партиясезләр тавыш бирүгә килгәч тагын бер бюллетень алып сайлаячак – анысында – депутатлыкка кандидатларның бердәм сайлау округы республика исемлеге буенча (барысы 102 кандидат).

Районда әлеге сайлаулар Чирмешән, Туймәт, Ивашкино, Лашман, Иске Үтәмеш, Ульяновка авылларындагы сайлау участокларында үтәчәк. Тавыш бирү иртәнге сәгать 8 дән – кичке 8 гә кадәр. ТР Дәүләт Советына сайлаулар исә быел көзен, 8 сентябрьдә була.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев