Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер балалар бакчасы яңара

“Ландыш” балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

-Төзүчеләр идәннәрне ясау өчен аслык әзерләде – ком түшәлде. Икенче катта стеналарны штукатурлау тәмамланып килә, беренче катта да стеналарны тигезләргә тотындылар, - ди бакча мөдире Гөлфия Ибәтова. - Электрчылар да эшкә керешә.

Амур ягындагы әлеге бакчаны яңарту өчен бүленгән 16 миллион сум акчага стеналар шомарачак, яңа идән һәм түбә такта ясалачак, ишек, тәрәзәләр алмаштырылачак, су, канлизация челтәре яңартылачак.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев