Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Россия Конституциясе көнендә универсаль спорт залы ачылды

Чирмешәндә республика бюджетыннан бирелгән 109 миллион сум акчага универсаль спорт залы төзелде. Әлеге объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев та катнашты.

-Бу залны бик истәлекле, Россия Конституциясенә 25 ел тулу көнендә ачабыз. Сезне шул уңайдан да тәбрик итәм, - диде олы кунак. –Республикада, гомумән күп төзибез, күп ремонтлыйбыз, бәйрәмнәргә, ел азагында объектлар ачу традициягә әверелде. Хәзер шәһәрдә, авылда да бер үк стандартлар буенча төзибез, аерма юк. Ачылган объектлар халык өчен төзелә, аларга анда керү мөмкин булырга тиеш.

Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексы янәшәсендә әлеге универсаль спорт залын бер ел элек төзи башладылар. Тиз төзеделәр, тирәсен дә матурладылар.

30 га 24 метр үлчәмдәге спорт залы уку-күнегү дәресләре өчен каралган, анда баскетбол, волейбол, мини-футбол да уйнарга, 12 тренажерда шөгыльләнергә мөмкин. Икенче катны бокс залы итмәкчеләр.

Республикада спорт объектлары төзүгә зур игътибар бирелә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә ябык йөзү бассейннары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы гамәлгә ашырыла. Быел шундый 13 объект файдалануга тапшырылган.

Василь Габтелгаяз улы спорт залы төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үз чыгышында спортзал төзүдә булышкан республика җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә зур рәхмәт белдерде.

-Бу объект бик кирәк иде, бүгенге вакыйганы күптән көттек, - диде район җитәкчесе. -Аны сак тотарга, иң мөһиме – мөмкинлекләрдән рәхәтләнеп файдаланырга кирәк.

Ал тасма киселгәч, символик ачкыч тапшырылгач, кунаклар һәм районның төрле авылларыннан килгән халык универсаль спорт залы эченә үтте. Барын да карадылар, барын да ошаттылар.

Чирмешән стадионында республика программасы буенча төзелгән “Җиде тирәк” модульле яңа чаңгы базасын тантаналы ачуда да булды Василь Шәйхразиев. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, Премьер-министр урынбасары башка кайбер төзелеш объектларында эш барышы белән танышты, күптән түгел генә үзгәртеп корылган Лашман балалар бакчасын да карап чыкты, ремонттан канәгать булуын белдерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә яңа спорт залы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев