Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә социаль ярдәмне МФЦ аша да алып була

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтә торган хезмәтләрнең өчесе өчен гаризаны Татарстанның күп функцияле үзәк (МФЦ) офисларында тапшырырга мөмкин: ТРда күп балалы гаилә таныклыгы бирү; “Хезмәт ветераны”, “ТРда Хезмәт ветераны” исеме һәм таныклыгы бирү; республика бюджеты хисабына дәүләт ярдәме бирү.

-Социаль ярдәм билгеләтүгә җан башына уртача керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән күләмнән түбәнрәк булган аз керемлеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калучылар мөрәҗәгать итә ала, - дип ТР буенча күп функцияле үзәк филиалының Чирмешән бүлеге начальнигы Ирина Ишеева әлеге уңайдан ачыклык кертте. –Моңа үзенең, шул исәптән якын туганының (тормыш иптәше, әти-әнисе, баласы) көчле авыруын дәвалауга кыйммәтле дарулар һәм медицина  эшләнмәләре алу өчен түләгән (әлеге чыгымнарның бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантиясе программасына кермәгән очракта) гражданнар хокуклы яки янгын, су басу, башка табигать казасы зыян салган очракта.

Гаризаны тикшергәндә гариза бирү алдындагы соңгы өч айга бирелгән керемнәр хакында мәгълүматлар исәпкә алына.

Документларны тапшырганда гариза бирүченең исәп-хисап счеты мәгълүматларын тапшыру зарур: акча анда күчерелә.

Хезмәт күрсәтү срогы 10 эш көненнән артмый. Әгәр дә өстәмә тикшерү мөһим булса – 30 көн эчендә. Әлеге хезмәтләрне алу өчен түбәндәге адрес буенча  мөрәҗәгать итәргә кирәк: МФЦның Чирмешәндәге филиалы: Чирмешән, М.Титов урамы, 26, 4 нче кабинет, тел. 2-27-35.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев