Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Ел укытучысы - 2014“ бәйгесе үтте

Районыбыз мөгаллимнәре быел да үз араларыннан иң көчлеләрне ачыклады. "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең финалында катнашкан сигез укытучы арасында Чирмешән лицееннан Галия Кәримова иң күп балл җыйды. Ярыш кысаларында конкурсантлар ачык дәресләр үткәргән, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Бәйгенең 1нче Чирмешән мәктәбендә оештырылган район этабы финалында Чирмешән лицееннан Галия Кәримова җиңү...

Районыбыз мөгаллимнәре быел да үз араларыннан иң көчлеләрне ачыклады. "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең финалында катнашкан сигез укытучы арасында Чирмешән лицееннан Галия Кәримова иң күп балл җыйды.

Ярыш кысаларында конкурсантлар ачык дәресләр үткәргән, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Бәйгенең 1нче Чирмешән мәктәбендә оештырылган район этабы финалында Чирмешән лицееннан Галия Кәримова җиңү яулады. Лашманнан Кадрия Динмөхәммәтова, Ивашкино мәктәбеннән Наталья Яманова һәм Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбеннән Елена Меркулова да призерлар арасында. Алар 24-25 март көнне конкурсның Лениногорск шәһәрендә үтәчәк зона этабында район данын да яклаячак.
Быел мәктәп китапханәчеләре дә көч сынашты. "Ел педагог-китапханәчесе - 2014" район бәйгесендә җиңеп чыккан Альбина Яруллина (Чирмешән лицее), Валентина Иванова (Ульяновка мәктәбе), Наталья Миронова (1нче Чирмешән мәктәбе) шулай ук 24-25 март көнне Нурлат шәһәрендә узачак зона ярышлары этабында катнашу хокукын яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы