Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау, яңа ел чыршыларын әзерләү, кайтару һәм сатуга оператив контроль оештырылган, полиция хезмәткәрләре белән берлектә патрульлек итү графигы төзелгән.
Ә инде чыршыны рөхсәтсез кисәргә ниятләүчеләр белеп торсын: гражданнарга 3000нән 3500 сумга; вазифаи затларга 20000нән 30000 сумга; юридик затларга 50000нән 100000 сумга кадәр...
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау, яңа ел чыршыларын әзерләү, кайтару һәм сатуга оператив контроль оештырылган, полиция хезмәткәрләре белән берлектә патрульлек итү графигы төзелгән.
Ә инде чыршыны рөхсәтсез кисәргә ниятләүчеләр белеп торсын: гражданнарга 3000нән 3500 сумга; вазифаи затларга 20000нән 30000 сумга; юридик затларга 50000нән 100000 сумга кадәр штраф салу каралган.
Шуның өстенә, тәртип бозучыдан урманга китергән зыян өчен дә түләү алыначак, бәләкәй генә чыршыны законсыз кисү өчен штраф 2,5 мең сумнан күбрәк булырга мөмкин.
Әгәр китергән зыян 5000 сумнан күбрәк булса, чыршы кисүчегә җинаять җаваплылыгы яный.
Шуның өчен, өйдә урман гүзәлен бастырасыгыз килсә, башта уйлагыз: сатып алыргамы әллә рөхсәтсез кисеп кайтыргамы.
Алмаз Мотыйгуллин,
"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ урман сагы инженеры.
Нет комментариев