Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өч машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф салынды

Сентябрь аенда Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын өч машина йөртүченең эше каралган.

Ульяновск өлкәсендә туган, бүген Чирмешәндә яшәүче Илдар Минхановны юл инспекторлары Лениногорск-Чирмешән юлында туктаталар. Ул “ВАЗ-21124” автомобиле белән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә итәргә шикләнмәгән. Аның мондый хәлдә булуын Алкотектор да исбатлый.

Суд барышында Минханов үз гаебен таныган.

Чирмешән урамында “Лада” автомобиле белән идарә иткән Самара өлкәсе кешесе  Константин Пиянзинны инспекторлар кичке мәлне туктаталар. Ул медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсенең үзгәрүе, үз – үзенең тотышында үзгәреш, ачык күренә. Пиянзин суд утырышына да килмәгән, шулай да ул җәзадан котыла алмый.

Суд утырышында үз гаебен таныган Ринат Хәлиуллин Чирмешәндә яши. Полиция хезмәткәрләре аны шулай ук район үзәгендә туктаталар һәм исереклек билгеләре ачыклану сәбәпле, транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзиләр.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның һәрберсенә 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

 

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

фото из архива редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев