Кызык, район үзәге яшьләре арасында китапханәчеләрдән соңгы араларда Шолохов, Бальзак, Лев Толстой әсәрләрен сораучылар арткан. Ә менә Иске Кадида хатын-кызлар Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова китапларын кырылып укый, ди.
Интернет, телевизор, фәлән-төгән дисәк тә, барыбер, халыкта басма төпләнмәләргә ихтирам сүнмәгән икән әле. Укучыга китапның да ниндие генә юк хәзер. 20 меңләп...
Кызык, район үзәге яшьләре арасында китапханәчеләрдән соңгы араларда Шолохов, Бальзак, Лев Толстой әсәрләрен сораучылар арткан. Ә менә Иске Кадида хатын-кызлар Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова китапларын кырылып укый, ди.
Интернет, телевизор, фәлән-төгән дисәк тә, барыбер, халыкта басма төпләнмәләргә ихтирам сүнмәгән икән әле. Укучыга китапның да ниндие генә юк хәзер. 20 меңләп халкы булган районыбыз китапханәләрендә 240 меңләп китап бар. Узган елда алар тагын 10 мең тирәсе, 800 төрле яңа басмага баеган. Әле менә күптән түгел генә Чирмешәндәге үзәк китапханәгә яшь язучы Гүзәл Яхинаның зур яңгыраш тапкан, рус телендә язылган "Зулейха открывает глаза" романы кайтты. Әлегә районда ул бер данәдә генә. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча кино төшерү дә әсәргә кызыксынуны арттырган. Район үзәге һәм авыл китапханәләреннән романның татар телендәге яңа басмасын алып укырга мөмкин.
-Чирмешәндә Людмила Улицкая китапларын, Борис Акунинның маҗаралы тарихи романнарын, Василий Аксенов әсәрләрен еш сорыйлар. Яшьләр хәтта Бальзакка ук "кизәнә", - ди район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьева. - Укучыларыбыз үзебезнең төбәк авторлары - Александр Семайкинның, Ясәви Шәмсетдиновның авыл тарихларына кагылышлы хезмәтләре, Галия Сафиуллина шигырьләре, Рәмзия Габделхакова әсәрләре белән дә кызыксына.
Берничә ел элек райондашларыбызны боевик, детективлар кызыктырса, соңгы вакытларда андый әсәрләрнең дәрәҗәсе кими төшкән. Халык аларны телевизордан карап та тәмам туйды бугай.
Китапханәдә пенсионерлар Николай Журавлев, Мәрзия Плешакова, Владимир Трубин - еш кунак. Мироновлар, Просвиркиннар, Ганеевлар китапларны гаиләләре белән "ябырылып" укый. Чуваш басмаларын Елена Минаева ярата.
-Чуваш телендәге китапларны безнең авылда башлангыч сыйныф укучылары күп укый. Алар өчен матур ясалган ялтыравыклы китаплар җитәрлек бездә. Пушкин әсәрләренең чувашча тәрҗемәсе дә популяр. Фондыбыздагы 7 меңнән артык китапның шактые чуваш телендә. Сосновкага да китаплар илтәбез, - ди Ульяновкадан авыл китапханәчесе Галина Сурикова.
Бу авылда пенсионер абый, апалар совет әдәбиятына еш мөрәҗәгать итә икән. Николай Ильбеков, Константин Иванов әсәрләрен сорыйлар. Хәзерге чуваш әдипләреннән Василий Петров романнары популяр.
-Бездә исә Зифа Кадыйрова, Гөлчәчәк Галиева, Нәбирә Гыйматдинова прозасын, Шәмсия Җиһангирова, Клара Булатова шигъриятен яраталар. Якташыбыз Рәмзия Габделхакова китаплары да киштәләрдә озак ятмый. Бу авторларны хатын-кызлар укый, - ди Иске Кади китапханәчесе Рушания Гыйрфанова. - Ир-атлар Вахит Имамовның тарихи романнарын, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин әсәрләрен кат-кат алалар. Рус телендәге әдәбияттан детектив, фантастика сораучылар байтак. Аллага шөкер, соңгы елларда бик баеттылар безне китаплар белән. Укысын гына халык.
Нет комментариев