Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә берәү хатынын кыйнаган

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр вакыт эчендә 32 гариза һәм хәбәр кергән. Хатынына кул күтәргән өчен Чирмешәндә яшәүче С.ка җавап бирергә туры киләчәк. Әккәрәйле бер ир-ат та шундый начар гамәл кылган....

01 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр вакыт эчендә 32 гариза һәм хәбәр кергән. Хатынына кул күтәргән өчен Чирмешәндә яшәүче С.ка җавап бирергә туры киләчәк. Әккәрәйле бер ир-ат та шундый начар гамәл кылган. Чирмешәндә, яңа яшьләр үзәге төзелә торган урында, кешенең баш сөяге табылган. Җирле халык әйтүенчә, монда элек зират булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 97, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 кешегә карата, шуның 4се - җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөргән өчен, административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 37 чакырту һәм 5 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Полина Квакова сүзләренчә, нигездә, хроник авырулар янына барганнар, көнкүрештә тән җәрәхәте алучылар да бар.
04 Шимбә көнне көчле җил балалар спорт мәктәбе бинасының түбәсен каерып, газүткәргеч өстенә аткан. Авария тиз арада бетерелгән. Бер атнада слесарьлар 43 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы баш сөяге