Чирмешәндә алты йорт ишегалды төзекләндереләчәк
Быел “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында район үзәгендә тагын алты йортның территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.
Чирмешәннең Совет урамындагы 3, 5, 15, 53, 55 һәм Төньяк урамдагы 2 нче йортларга төзүчеләр килергә тиеш. Биредә юллар ясау, асфальт түшәү, автомобильләр кую, кер киптерү өчен урын ясау, чүп савытлары, утыргычлар урнаштыру күздә тотыла.
-Былтыр да алты йортның ишегаллары тәртипкә китерелде, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Әлеге эшләр бушлай, республика программасы кысаларында, башкарылды, йортта яшәүчеләрдән акча алынмады.
Быел күп фатирлыСовет урамындагы 47 һәм 49 нчы йортларда, капиталь ремонт программасы нигезендә, отмосткалар ясау, керү юлындагы ишекләрне алмаштыру һәм цоколь өлешен җылытып тышлау планга кертелгән. Титов урамындагы 13 һәм 15 нче йортларда да шул ук эшләр башкарылачак. Моннан тыш биредә су һәм канализация челтәрләрен дә яңартачаклар.
Регина Хәлиуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев