Соңгы вакытта редакциягә иясез этләр күбәюгә борчылып инде берничә кеше шалтыратты. "Кайбер аулаграк урыннарда көндез йөрү дә куркынычка әверелде, этләр өере - өере белән килеп чыгалар", - дип зар белдерәләр райондашларыбыз.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан без муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакировка мөрәҗәгать иттек.
-Бу проблема безгә таныш, - диде...
Соңгы вакытта редакциягә иясез этләр күбәюгә борчылып инде берничә кеше шалтыратты. "Кайбер аулаграк урыннарда көндез йөрү дә куркынычка әверелде, этләр өере - өере белән килеп чыгалар", - дип зар белдерәләр райондашларыбыз.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан без муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакировка мөрәҗәгать иттек.
-Бу проблема безгә таныш, - диде Әкъдәс Әсхәт улы. - Соңгы елларда район территориясендә хуҗасыз этләрне тоту белән, килешү нигезендә, махсус кеше шөгыльләнде. Бу максатларга республика бюджетыннан акча да бирелгән иде. Узган елларны ул район үзәгендә генә түгел, авылларда да байтак этне аулап алды. Быел да бу эшкә эшмәкәрләрне җәлеп итәргә ниятлибез.
Сүз уңаеннан, 2015нче елны район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән 84 (60сы этләрдән) райондашыбыз мөрәҗәгать иткән.
-Чыннан да, байтак еллар буена районда хуҗасыз этләрдән арыну максатында чаралар күрелсә дә, дүрт аяклы "дусларыбыз" саны бер дә кимеми кебек. Аларны мылтыктан атарга, агулап юк итәргә дә ярамый. Этләрнең күпләп үрчүенең бер сәбәбе шулдыр, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Икенче яктан, урамда йөрүче этләрнең бер өлешенең хуҗалары бар, ләкин, нишләптер, алар үзләренең йорт хайваннарын бәйдә тотарга кирәк дип санамыйлар. Ә муенчагы булган этләрне, урамда йөрсәләр дә, тотарга да ярамый бит әле. Аннан соң кайберәүләр этләрне кечерәк вакытта үз яннарында тоталар да, ә үскәч урамга куып чыгаралар. Иясез калган этләр үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр. Хайванны ияләштергәнче ахырын да уйларга кирәк.
Автор фотосы.
Нет комментариев