Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы кайбер авылларда җил түбәләрне алды

Узган атнада район өстендә берничә көн рәттән котырган кинәт исеп китүчән җилләрнең җомга көнне булганы ныграк “усалланды”. Ул Яңа Элмәле һәм Бәркәтә авылларында түбәләр кубарган, ә Яшәүчедә хәтта су башнясын аударган.

Райондагы янгын-коткару гарнизоны начальнигы Фәрит Яруллин әйтүенчә, 25 апрель көнне төштән соң чыккан көчле  җил Яңа Элмәле авылында ике йортның шифер түбәләрен өлешчә алып бәргән. Ә Бәркәтәдә “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”  җәмгыятенең  эшли торган терлекчелек фермасы бинасының калай  белән каплаган түбәсенә зыян килә.  Яшәүчедә исә җилнең көче резерв су башнясын аударырга җиткән.

-Болардан тыш, бу көнне кайбер авылларда ут бетте. Электрчылар  бу төзексезлекләрне вакытында тиз, оператив төзәттеләр, - диде Фәрит Фәрхать улы.

фото: Фәрит Яруллин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев