Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында яман шеш быел 41 кешенең гомерен өзгән

Район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында бүген 514 онкологик авыру исәптә тора, ел саен аларның саны арта бара.

2018 нче елда онкодиспансерга җибәрелгән 234 кешенең 69 сына, 2019 нчы елда 114 кешедән 72 сенә “яман шеш” диагнозы куелды.

Онкология - бик җитди авыру. Әмма бүген аның белән көрәшергә була. Заманча медицина яман чирнең күп кенә төрләрен җиңәргә мөмкинлек бирә. Тик, беренче чиратта, кеше үзе сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Даими тикшеренеп тору, вакытында табибка күренү авыруны беренчел стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау өчен, диспансерлаштыру гамәлгә кертелде. Аның вакытында анализлар тапшыралар, хатын-кызлар маммография уза. Мәсәлән, 2018 елда 39 кешедә яман шешкә шик булса - бишесендә, быел 20 якташыбызның алтысында диагноз расланган. Болардан тыш, профилактик тикшерү узган вакытта тагын алты кеше исәпкә куелган.

2018 нче районда елны яман шеш авыруыннан -30, быел 41 кешенең гомере өзелде.

Тикшеренү барышында флюрография һәм рентгенография, ультратавышлы тикшеренүләр  нәтиҗәләре авыруны ачыклауда зур роль уйный. Бүген район үзәк больницасында кайбер заманча медицина тикшерү җиһазларына, әйтик, эндоскопка, УЗИ аппаратына, рентгенаппаратка ихтыяҗ бар.

Районда экологик хәл начарлану, халыкның олыгая баруы да күрсәткечләрнең начараюына бер сәбәп булып тора.

Нигездә, онкологик авырулар  табибларга кабул итүгә килгәч ачыклана. Бу авыруның иң куркыныч ягы нәкъ шунда да инде: аның башлангыч стадиясендә бернинди билгеләр дә булмый диярлек. Шуңа аны башлану чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга мөмкин. Халыкның үз сәламәтлегенә салкын каравын диспансерлаштыру узудагы сүлпәнлек тә ачык күрсәтә.

Иң мөһиме - авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау. Шуңа да якташларыбызгы флюрографияне ел саен, маммографияне ике елга бер тапкыр узарга, цитология буенча өч елга бер тапкыр булса да тикшеренергә кирәк.

Айрат Кашапов, район үзәк больницасы врач - онкологы.

Фото:архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев