Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арткан

Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсенә үпкә ялкынсынуы һәм ОРВИ белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән.

-Авыручылар югары тән температурасыннан һәм хәлсезлектән зарланалар, - ди район үзәк хастахәнәсе баш табибы Лилия Мортазина. – Ачык респиратор йогышлы инфекциягә, шул исәптән коронавирус инфекциясенә шик туган очракта, медицина ярдәме күрсәтү буенча безгә Әлмәт үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлекчәсе төп провизор госпиталь булып тора. Стационар шартларында дәвалану кирәк булган очракта, авыруларны Әлмәткә озатабыз. Үзегезне начар хис итәсез икән, яки ниндидер куркуга, уйга сала торган симптомнар очрагында, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезгә дөрес диагноз куячак.

Лилия Шамил кызы әйтүенчә, 2-52-54 телефон номеры буенча регистратурага яки үзегезнең участок терапевтына – гомуми практика табибына, шулай ук ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә – 03, 2-58-95 номерларына шалтыратырга да мөмкин. ОРВИ яки башка авыру симптомнары булганда, пациент табибны өенә чакырта ала. Кирәк очракта дару препаратларын дистанцион яздыртып алу һәм китереп бирү мөмкин.
Сүз уңаеннан, бүген үзәк хастаханә поликлиникасы штатлы гадәти режимда эшли, табиблар һәм барлык кабинетлар авыруларны кабул итәләр.

-Чирләмәс өчен, билгеле бер саклану чараларын үтәргә кирәк. Вируслы пневмония  кешедән кешегә тиз йога. Иң мөһиме - кулларыгыз чиста булсын, аларны сабынлап суда еш юып торыгыз яки дезинфекцияләү әйберләрен кулланыгыз. Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзгә кагылмагыз, - дип киңәш итә баш табиб. - Теләсә нинди хәлләрдә кулларны чис­талау өчен, үзегез белән кулларны дезинфекцияләү әйберләрен йөртегез. Ашар алдыннан кулларны юыгыз. Кешеләр күп урыннарда, җәмәгать транспортында аеруча сак булыгыз, медицина битлекләре һәм пирчәткәләр кияргә кирәк. Эштә үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, уртак файдаланудагы оргтехника па­нельләре, смартфон эк­раны, пультлар, ишек тоткалары һәм саплары) даими чистартыгыз.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев