Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында начар юллардан зарланалар

Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан быел сигез мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.

Әйтик, Ульяновка авыл җирлегеннән генә дә начар юллардан зарланып ел башында ук өч хат юллаганнар. Яңа Элмәле һәм Ивашкино авылларында яшәүчеләрне дә юлларның хәле канәгатьләндерми.

“Кайчан соң нормаль юллар барлыкка киләчәк? Ульяновка аша Яңа Кадига барып булмый. Һәм бу нефтькә бай төбәктә (Когда уже появятся нормальные дороги ??? Невозможно нормально проехать по деревне Ульяновка в сторону села Новое Кадеево . И это в регионе богатым нефтью !!!!)”,  - дип язган берәү.

Әлеге хатка карата җавап урнаштырылган: биредә чокырларны ямау каралган.

"Халык контроле"нә кергән хатлар җаваплы ведомстволарга һәм министрлыкларга җибәрелә. Алар ун көн дәвамында җавап бирергә тиешләр. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да уңай хәл ителә дип булмый, еш кына монда "нигезле кире кагу" ("мотивированный отказ") билгесе дә күренә.

Сүз уңаеннан, алкоголь сату буенча законсыз эш итүчеләр хакында да компьютердан, интернет аша дәүләт хезмәтләре порталының "Халык контроле" бүлегенә зарланырга мөмкин. Факт расланса, хәбәр бирүчегә акча түләү дә каралган.

фото архив редакциясеннән, Яңа Элмәле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев