Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында коронавируска каршы вакцинацияләү башлана

Районда олы яшьтәге халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүне оештыру буенча эш башланды.

-Кампаниянең беренче этабы оешмалардан бирелгән исемлек нигезендә хәтәр төркемгә кергән хезмәткәрләрне вакцинацияләүдән башлана, - дип хәбәр итте район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. -Беренче чиратта медицина, мәгариф, социаль һәм транспорт тармагы хезмәткәрләре, волонтерлар вакцинацияләнәчәк. Алар моңа кадәр экспресс-тестлар ярдәмендә коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләре булу-булмауга тикшерелә.

Вакцина компонентын кертүнең беренче һәм икенчесе арасында интервал - 21 көн.

Район үзәк больницасы әлегә 100 экспресс-тест белән тәэмин ителгән, беренче партия вакцина (40 комплект) киләсе атнада кайтырга тиеш.

16 декабрьгә районда COVID-19 белән авыруның 19 очрагы теркәлгән, берсе үлем белән тәмамланган.

628 кеше пневмония белән авырган, 156 кеше Әлмәткә стационар дәвалануга озатылган, аларның 26сы вафат булган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев