Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ир белән хатын талашкан

Ивашкино авылында яшәүче хатын-кыз, аңа кул күтәргән ирен җаваплылыкка тартуны сорый. Урманасты Үтәмештә дә ике авылдаш арасында низаг чыккан. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

21- 27 июльдә район полиция бүлегенең кизү частенда 37 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатканнар, аларның барысы да урлаулар белән бәйле. 
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән. 
Бу көннәрдә район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 58 фактын ачыклаганнар, бер машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. 

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев