Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында да лейкоз авырулы сыерлар бар

    Быел район торак пунктларында  барлык сыерларны  да лейкоз чире уңаеннан  ике тапкыр тикшердек, бу эш Чирмешән ветеринария лабораториясендә ике тапкыр башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләрен  лейкоз табылган мал ияләрен  таныштыру өчен  авыл җирлекләре  башлыкларына  һәм ветеринария  табибларына җибәрдек.

    Мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруы – ул яман шеш белән төгәлләнүче йогышлы хроник чир. Икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекләрдә РНК вируслары китереп чыгарган кан рагы. Әлеге вирус кандагы лейкоцитларны (ак кан тәнчекләре) зарарлау белән дә куркыныч, бу очракта алар күпләп үрчи һәм шул рәвешле организмның лейкоцитлар тәэсирендә эшләүче төп функциясе – иммун системасы бозыла. Бу хәлдә хайван организмы йогышлы авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнә.

    Авыру - сыерларны көтүдә йөрткәндә, ветеринария манипуляцияләрен (укол кадаганда, анализга кан алганда, борынга фиксация ясаганда) үтәгән вакытта йога. Канэчкеч бөҗәкләр аша, каплату чорында да авыру йоктыру очраклары билгеле.

     Кызганыч, әмма бүгенге көндә бу авыруга каршы бернинди дару да, вакцина да юк. Лейкозга каршы көрәш беренче чиратта терлектән, тикшерү өчен, кан алу һәм аны изоляцияләү белән чикләнә.

    Мөгезле эре терлекләрнең лейкоз авыруы Татарстан республикасының  күпчелек районнарында, шул исәптән безнең район хуҗалыкларында һәм торак пунктларында  шактый таралган.

    Кеше өчен лейкоз буенча уңышсыз саналган көтүлекләрдәге  терлекләрдән алынган азык-төлек  куркыныч.

    Лейкоз авыруының  киң таралуы сәбәпле, 2019 ел башыннан  республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе  белән берлектә 2019-2020-2021 елларда мөгезле эре терлекләрне лейкоздан арындыру программасын кабул итте. Лейкозлы сыерны  тапшырып товарлыклы  һәм  нәселел сәламәт таналар һәм берне бозаулаган таналар сатып алуга ТР бюджетыннан   субсидияләр алуга  “Юл картасы” эшләнгән.  Субсидия күләмнәре:  лейкозлы сыерны тапшырып  товарлыклы  терлек алу  өчен – 40 мең, нәселле өчен – 50 мең сум.

    Таналарны һәм берне бозаулаган сыерларны  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдән алу зарур.

    Бүгенге көнгә  Лашман  авылындагы сугым цехында лейкозлы 90 сыер  чалынган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша субсидия алу өчен документлар теркәү дәвам итә.     

    Лейкозны кисәтү өчен, түбәндәгеләрне үтәргә кирәк: нәсел һәм сөт җитештерү өчен терлекне лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан сатып алырга; сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшергә, терлекнең канын анализга алырга.

    Мал асраучылар лейкозның дәвалап булмый торган авыру икәнен исләреннән чыгармасыннар иде. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, көтүгә кумагыз, изоляцияләгез.

    Виталий Ухливанов,

    район ветеринария берләшмәсе начальнигы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: