Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында берәү коронавирус йоктырган

Чирмешән районында коронавирус йоктыруның беренче очрагы расланды. Безгә билгеле булган беренчел мәгълүматлар буенча 1960 нчы елгы ир-ат Әлмәттә хастаханәдә дәвалана, медицина хезмәткәрләре күзәтүендә.

30 апрельгә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 43 кеше өендә дәвалана.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар арасында 21 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Соңгы бер көндә иң күп очраклар Казанда (36 кеше), Чаллыда (11), Түбән Кама һәм Кукмара (дүртешәр), Биектау (өч), Буа, Әтнә, Сарман (икешәр) районнарында ачыкланган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев